27.04.2024, 03:28
| RSS

Главная » 2016 » Март » 15 » Күңелле очрашу
14:05
Күңелле очрашу

Март ае табигатьне уятучы яз ае. Дөньяга гомерне дəвам иттерүче – хатын-кызлар бəйрəме ае да.

Район үзəк китапхəнəсендə «Өмет» хатын-кызлар клубы эшлəп килгəнен газета укучылар бик яхшы белə дип уйлыйм.  Бəйрəмчə бизəлгəн уку залында төрле яшьтәге хатын кызлар кабат очрашуга җыелды. Район китапханәсенең китап укучыларны хезмəтлəндерү бүлеге баш китапхəнəчесе Илүсə Әсмәндиярова өметчеләрне сәламләп чираттагы   очрашуның темасы да: «Яз, мəхəббəт, матурлык” турында дип игълан итте һәм  шундый ук темага оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Клуб рəисе Нəркизə Юсупова хатын –кызларны бәйрәм белән котлап  бүгенге программаның бик бай һəм үзенчəлекле булуын әйтте.

Котлаулардан соң конкурс – уеннар башланды. Яз чəчкəсез булмаган кебек  чəчкə турындагы җырлар эстафетасы башланды. “Кыңгыраулар”җыры белəн Нəркизə Гаяз кызы бәйгене ачты. Клуб әгъзалары Наилə Исламова, Рима Ситдикова,  Мария Канбекова, Гөлсем Сафина, Рима Мирсаева, Рəмилə Ибраһимова шушы теманы дәвам итеп  җырлар башкардылар.  Рəшидə Зәкиуллина əнилəр турында шигырь укыды, Хəдичə Фаршатова, Роза Шәйхетдинова үзлəре белəн булган кызык хəллəр турында сөйлəп безне көлдерделəр.  Җылы яктан кайтып безнең якларны үз итүче Роза Рәхмәтуллина   көнчыгыш биюен матур итеп башкарып бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Быелгы ел - кино елы, шуңа күрә дә бу темага да чарада тукталып үтәбез дип әйтте рәисебез. Киләсе  конкурсның шарты саннар кушылган кинофильмнар исемнəрен əйтү иде.  “Өметчеләр” Хəдичə Фаршатова,  Альбина Габитова,  Лəбибə Кəбирова берсен – берсе уздырып  үзләре яратып караган кино исемнəрен искә төшерделәр.

 Алдагы конкурс күплəребезнең гомерендə бер генə тапкыр булган көн -килен булып төшеп,  кайнана белəн беренче тапкыр очрашу турында сөйлəргə иде. Җыелучылар  күптəн кайнана булсалар да,  үзлəренең кайнаналарын бик  җылы,  рəхмəт хислəре белəн искə алдылар.  Иң беренче булып Фəния Нурмиева  Иске Кормаш авылына моннан күп еллар элек килен булып төшкәнен,кайнанасының аңа карата гел якты карашта булуын, гомере буе изгелеген  тоеп яшәгәнен һəм рəхмəтле булуын   белдерде.

Клуб оештырылган көненнән башлап иң актив әгъзасы (14 нче ел)һəм районда үткәрелгән әдәби конкурсларда катнашып призлы урыннар яулаучы хөрмәтле авылдашыбыз Мария Канбекованың  шигырьлəр җыентыгы чыгу уңаеннан “өметчеләр”  аны шатлыгы белəн тəбриклəделəр.  Җыентыкны район китапханәсенең хокуки мәглүмәт  бүлегендә бастырып чыгарганнар. Мария Насыйр кызы шигырьлəрен укыды һəм  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап язган җырын да җырлап безне таң калдырды.

Тагын бер куанычлы хəбəр: шушы көнне биш елдан артык клубка йөрүче Рима Мирсаеваның  60 яшьлек юбилее иде. Ул районның ветераннар хорына да актив йөри. Ә бүген инде клубчылар аны “ Бүлəк ” дигəн күмəк җыр башкарып котладылар.

“Бəйрəм бəйрəм белəн, килəчəгебез тынычлыкта, иминлектə яшəсен дисəк, безгə өлкəн буын кешелəренə иман юлларына басып, балаларыбызга, оныкларыбызга, күрше-күләннәргә үрнəк курсəтеп, гореф-гадәтләребезне саклап калырга булышлык итәргә кирәк”,  дип сүз кузгатты даими мəчеткə йөреп, мəктəп балаларына иман дəресе бирүчеЯңа Кормаш авылында яшәүче  Рəсимə Гаделова . Ул телəгəн кешелəрне мəчеткə укырга да чакырды.

Күңелле дə,  мавыктыргыч та очрашу чəй өстəле артында дəвам итте. Форсаттан файдаланып райондашарымны безнең клубка чакырам, килегез, ялыгызны файдалы үткәрерсез.

                                                Рəмилə Ибраһимова, клуб əгъзасы.

      


       

Категория: Новости центральной библиотеки | Просмотров: 1219 | Добавил: Kush-Bibl | Рейтинг: 0.0/0
Госуслуги
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам
Билеты.Online
Читателям
Вход на сайт
Статистика