29.03.2024, 16:07
| RSS

Главная » 2017 » Май » 3 » «Милләт хатын кызын тәрбияләүдә матур әдәбиятның рухи йогынтысы»
14:49
«Милләт хатын кызын тәрбияләүдә матур әдәбиятның рухи йогынтысы»

Кушнаренко районында «Ак калфак» оешмасы эшли башлады. Бу оешма татар  хатын-кызларын берләштерә, милли традицияләрне, йолаларны  торгызу аша   яшь буынга  милли тәрбия бирүдә ярдәм итә. Оешманың рәисе итеп Русия һәм Башкортостан Язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрә Фәндидә Туктаргали кызы Харрасова (Хафизова) билгеләнде.

Шушы көннәрдә район үзәк  китапханәсенең уку залында «Ак калфак» оешмасында  «Милләт хатын кызын тәрбияләүдә матур әдәбиятның рухи йогынтысы» дигән темага Әдәбият көне  үтте.

Китапханә хезмәткәрләре белән беррәттән әдәбият һәм тел укытучылары, редакция, мәдәният эшчәннәре дә, халыкны, бигрәк тә яшьләрне китап укуга җәлеп итү өстендә эшлиләр. Шуңа күрә дә бу көнне залга әдәбият белән тыгыз элемтәдә булган дусларыбыз җыелды.

Бәйрәмне Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, район хатын-кызлар советы рәисе Минзилә Тәлгат кызы Вәлиева ачып, әдәбиятнең гаиләдәге роле турында  билгеләде: «Җир йөзендә өч төп кыйммәт бар. Кешеләр һәрвакыт сәламәт һәм көчле булсын өчен Икмәк; тормыш җебе өзелмәсен өчен Хатын-кыз; буыннар бәйләнешен саклау өчен Әдәбият кирәк.Әдәбият язмышы кешедән аерылгысыз. Сабый тугач, өйдә әкиятләр, ул мәктәпкә төшкәч, дәреслекләр пәйда була. Һәм кеше гомер буе әдәбиятка мөрәҗәгать итә».

Бүген китапханәгә кем йөри,  милли әдәбиятне кемнәр  укый, китапханәнең,   әдәбият белән эшләүдә , китапханәгә тартылу йогынтысы - бу турыда моделле авыл китапханәчеләре Иске Тукмаклыдан Нурия Шәймөхәмәтова , Илектән – Гүзәлия Садыйкова, Әхмәттән Фәридә Әхмәтҗәнова үз фикерләре белән уртаклаштылар. Нәкъ менә тизлек, технология заманында кешенең юлдашы әдәбият булырга тиеш дип белдерделәр  китапханәчеләр.

Чара барышында  соңгы вакытта китап укучылар арасында популяр булган китапларга  да туктап үттеләр. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче биш китап авторы Зифа Кадырова һәм яшь язучы Гүзәл Яхинаның Мәскәүнең үзендә басылган «Зөләйха күзләрен ача” исемле китаплары буенча  фикер алушылар булды. Дулкынланып чыгыш ясаучылар да, сорау бирүчеләр дә күп булды.

Очрашуның азакы өлешендә Бөтенрусия  мөслимәләр оешмасының Кушнаренкодагы вәкиле  Рәсимә Зөфәр кызы Гаделова сүз алып  «Ислам динендә хатын-кыз» дигән темага чыгыш ясады.

Бәйрәм тантанасы  бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  «Туган тел» җырын залда утыручылар башкаруында тәмамланды.

Илүсә Әсмәндиярова

 

Просмотров: 953 | Добавил: Kush-Bibl | Рейтинг: 0.0/0
Госуслуги
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам
Билеты.Online
Читателям
Вход на сайт
Статистика