Туган җирнең тарту көче.
Рөстәм туган ягын никтер яратмады. Аның һәрвакыт ерак илләрдә, чит кешеләр белән яшисе килде. Туган ил табигате дә аңа ошамады. Өй артында үскән миләш, шаулап ак чәчкәгә күмелгән шомырт агачы, елга буендагы талларга кунып сайраган сандугачлар моңына караганда, аның күңеленә биек-биек пальмалар, джунглидагы попугайлар, киң океаннар ныграк якын иде. Әллә шуңа күрә дә ул туган ягының табигатен сакламады. Башка малалайлар кебек язын сыерчык оялары, кышын җимлекләр куймады, җәен болында үскән чәчәкләрне өзәргә дә жәлләмәде. Аның өчен Ватанның табигате генә түгел, хәтта авылындагы яшел чирәмле урамнар, бер-бер артлы тезелеп киткән йортлар да ямьсез күренде. Рөстәмне кояшның үзен кочучы биек йортлар, тропик агачлар арасындагы куышлар үзенә тартты. 12 ел инде ул шушы якларга китү хыялы белән яшәде...
Менә беркөнне аның кечкенә авылында каты давыл купты. Рөстәм ул вакытта урамда иде, давыл аны үзе белән очыртып алып китте. Нәрсәдер килеп бәрелгәнгә малай хушына килде. Күзләрен ачуга аның каршында маймыл утыра иде. Ул Рөстәмнең башына кокос җибәргән икән, ә үзе пальмадан төшеп тә җиткән. Тукта, ул кайда соң? Утрауда түгелме? Малай тирә-якны ныклап карап чыгарга булды. Ә тирә-якта җаның ни тели, бар да бар: банан, кокослар... Их, менә бит оҗмах кайда! Миләш, балан, алма түгел инде. Ә бер агач ботагында попугай. Күрәсеңме, тын гына утыра. Ә туган ягында сандугачларның бертуктаусыз сайравы Рөстәмнең җанына тия иде бит. Бу матурлыкка сокланып малай озак йөрде.
Төн. Күктә йолдызлар да артык җемелдәми, ай да әллә кайда еракта: нурлары хәтта килеп тә җитми. Хи-и! Җитмәсә! Аның урынына, туган авылындагы кебек, күзгә төшеп йоклатмый яткырмый инде!
Шулай көн артыннан көн үтте. Һәркөн Рөстәм океанда су керде, комда кызынды, банан, кокослар ашады. Юк, күңелсез түгел иде, ләкин малайны бу тормыш тиз арада ялкытты. Аның килгәненә әле бик аз вакыт үтсә дә, ул туган ягын сагына башлады. Эх, таң аткач, “Ки-ки-ри-күк” дип уяткан әтәч тавышлары, тирә-якны хуш искә күмеп утырган шомырт агачы, кичләрен су буеннан ишетелгән сандугач моңы! Кайда соң сез?! Кайда яшел чирәмле урамнары, тезелеп киткән авыл йортлары, изге күңелле, эшсөяр авылдашлары, шау-гөр килеп уйнап йөргән бала-чагасы, дус-ишләре?!
Хәзер инде Рөстәмгә сәгатьләр көн, ә көннәр айлар кебек тоелды. Ул ябыкты, саргайды, инде үзе корган куышыннан да чыга алмый бшлады. Соңгы көннәре якынлаша ахры, ә уенда тик бер туган ягы...
Шушы урында Рөстәм әтәч тавышына уянып китте. Барлык күргәннәренең бары тик төш кенә икәненә озак ышанмады ул. Урыныннан торып тышка йөгереп чыкты да: “Туган җирем, нинди гүзәл син!”, - дип кабатлады. Рөстәмнең бу сүзләрне бар дөньяга ишетелерлек итеп әйтәсе, барысына да туган ягын ничек яратканын белгертәсе килә иде.
Гильманов Ильнар Мунир улы , 10 нчы сыйныф, Калтай авылы.