29.03.2024, 18:13
| RSS

Главная » 2017 » Сентябрь » 15 » Бездән калсын җирдә яхшылык
10:27
Бездән калсын җирдә яхшылык

«Бездән калсын җирдә яхшылык»

Район үзәк китапханәсенең уку залында күренекле шагыйрә һәм прозаик Дилә Булгакова белән очрашу үтте. Күптән түгел әдибә үзенең күркәм юбилеен каршылады.

Залга  шагыйрәнең каләмдәшләре,  район китапханәчеләре, татар теле укытучылары, «Ак калфак» татар-хатын-кызлар, «Чәрмәсән таннары» әдәби оешмалары, аның иҗатын һәм үзен яратучылар җыелган иде.Биредә әдибәнең тормышын, иҗади юлын яктырткан фотосүрәтләр, очерклар, мәкаләләр, хикәяләре, шигырләре басылган газета – җурналлар, китаплары күргәзмәдә урын алган.

Бәйрәм кичәсен ачып,  район мәдәният бүлеге мөдире Флидә Мөхәммәтҗанова юбилярны котлап,  иң җылы сүзләрен юллады: «Сезнең иҗатны өлкәннәр дә, балалар да  бертигез якын итә. Чөнки  иҗатыгыз башыннан азагына кадәр иман нуры белән сугарылган, һәр әсәрегез – тәрбия мәктәбе. Аларны укыганда  сокланмау яки тетрәнмәү мөмкин түгел. Үз укучыларыгызны  Сез әлеге көндә дә иҗат җимешләре белән сөендереп торасыз. Алдагы гомер елларыгыз да шулай булсын».

Кичәне алып баручы  залда утыручыларны  Дилә Булгакованың тормыш юлы  белән таныштырды. Дилә Хәмзә кызы Булгакова 1937 елның 11 июлендә Кырмыскалы районының Бозаяз авылында туган.  Һөнәре буенча –шәфкать туташы. 1997 елдан РФ нең һәм БР Язучылар берлекләре әгъзасы. Егермедән артык китап, ике йөзләп популяр җыр авторы. Шунысын да әйтергә кирәк, Дилә апаның тормыш иптәше, озак еллар прокурор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Зәки Насыйп улы Рәсмәкәй авылында туып үскән.  Дилә апа безнең район килене. Ике игезәк кыз үстерәләр, нәсел җебе хәзер оныкларда дәвам итә.

Русия һәм Башкортостан Язучылар берлекләре әгъзасы, күренекле шагыйрә Фәндидә Харрасова, Әхмәт авылында яшәп иҗат итүче Фәнисә  Фәхретдинова , автор башкаручы Резеда Сабитова,  мөслимәләр оешмасы вәкиле Рәсимә Гәделова, туганнары, юбилярны котлап, якты теләкләр, иҗади уңышлар теләделәр.

Бәйрәмдә шулай ук  Уфа кунаклары да катнашты - якташыбыз, Ташкупер авылы кызы, хәзерге вакытта башкалабызда    иҗатка омтылып яшәүче Мөкәрәмә Сәетгалиева,  Республика һәм халык-ара конкурслар лауреаты Резеда Шәрәфетдинова Дилә Булгакованы олы юбилее белән кайнар котладылар.

Чарада катнашучылар-  нәфис сүз остасы, «Без Мәҗит Гафурины укыйбыз» дигән халык-ара әдәби конкурста шигырь ятлап Гран при алган, «Яратам сине тормыш» исемле республика фестивале лауреаты,  хезмәт ветераны Нәзирә Сахапова, гимназия укучылары Аминова Эвелина, Мерзаянов Илгизәр, Мерзаянова Тансылу(җитәкчесе Динә Төхбатуллина),   Иске Тукмаклы мәктәбе укучылары Вилданова Илзидә (җитәкчесе Нурия Шәймөхәмәтова), Нәбияров Айнур(җитәкчесе Римма Хәйретдинова), Иске Кормаш мәктәбе  укучысы Рахманова Зарина  (җитәкчесе Розалия Фәрхетдинова)  шагыйрәнең шигырьләрен сәнгатьле итеп  укып ишеттерделәр. Ә Дилә апа сокланып тыңлап утырды һәм  чыгыш ясаучыларга үзенең яңа “Бәби буласым килә”дип исемләнгән  китабын бүләк итте.

Иске Тукмаклы авылында яшәп иҗат итүче хезмәт ветераны  Роза Якупова,  Югары Сәет авылы мөдире Резеда Сабитова  шагыйрәнең күп кенә шигырьләрен көйгә  салганнар. Якташларыбыз иҗат иткән көйләр кичә барышында тагын да янгырадылар.

Районның мәдәният йорты артисты Роза Сабурова,  тарих һәм туган якны өйрәнү музее мөдире Гузәл Хәмитова, хезмәт ветераннары Мәрьям Канбекова,  Роза Якупова башкарган юбилярның сүзләренә язылган моңлы җырлар  залда утыручыларның күңелләренә хуш килде.

Дилә Хәмзә кызы Башкортостан татар хатын-кызлар «Сәхипҗамал»  оешмасының эшчәнлегендә дә  иң актив катанашучыларының  берсе. «Сәхипҗамал» оешмасының бүген  җәмгыятебездә үз урыны, үз гимны бар. Гимнның сүзләрен дә   Дилә Булгакова язган, ә көе Югары Сәет авылында яшәп иҗат итүче Резеда Сабитованыкы. Әлеге күркәм чарада «Сәхипҗамал» җырын  хезмәт ветераны, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Албина Шәрипова, автор башкаручы Резеда Сабитова, Уфа кунагы Резеда Шәрәфетдинова башкарып йөрәкләрне җилкендерделәр.

Шагыйрәнең үзенә сүз биргәч, ул кушнаренколыларга олы рәхмәтен белдерде: «Сезнең хөрмәт  минем өчен зур бәхет. Һәр туган көнгә сөенеп яшәгез. Бөхет- ул исәнлек,  якты дөньяны күрү. Яраткан кешең белән бергә яшәү – бәхет.  Тормышны ярату – зур бәхет» . диде.

Дилә Хәмзә кызы шулай ук укучыларның сорауларына матур җавап бирде, тормышының кызыклы вакыйгаларына тукталып, әнгәмәне шигыр юллары белән  тәмамлады:

Гомер чаптарында җиләм әле,

Юллар әйди алга чакырып.

Әй замандаш,бездән бүләк булып,

Торып калсын җирдә яхшылык.

 

Шигърият, әдәбият, җыр-моң кичәсе  бер тында үтте. Бу  көн  бәйрәмдә катнашучыларның хәтерендә матур, якты истәлек булып калыр дип уйлыйм. Ә Дилә Булгаковага без тазалык, иминлек,  туган һәр көнгә сөенеп алдагы елларда да үз укучыларын сөендереп торуын телибез!

Илүсә Әсмәндиярова, район китапханәсенең китап кучыларны хезмәтләндерү бүлегенең баш китапханәчесе.

Просмотров: 1163 | Добавил: Kush-Bibl | Рейтинг: 0.0/0
Госуслуги
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам
Билеты.Online
Читателям
Вход на сайт
Статистика