17 апрель көнне Иске Тукмаклы авылы моделле китапханәсендә “Ак калфак» татар хатын- кызларларының иҗтимагый оешмасының Кушнаренко җирлегендәге бүлегенең чираттагы утырышы узды. Утырышның тематикасы - “Әдәп төбе матур гадәт” . Көн үзәгендә кыз баланы милли рухта тәрбияләү кагыйдәләре, килен- кайнана, курше белән яшәү, татар халкының күркәм гадәтләре каралды. Чакырылган кунаклар үзләренең чыгышларында авыл җирлегендә тормыш иткән татар хатын-кызларын борчыган мәсәләләрне кузгаттылар, берлектә аларны хәл итү юлларын эзләделәр. Иске Тукмаклы авылында яшәче тату, тырыш гаиләләрне үрнәк итеп куйдылар. Чара жырга, моңга уралып узды.