Район китапханәсенең уку залында «Әдәбият аша дөньяга» дип исемләнгән конференция үтте. Конференция эшчәнлегендә китапханәчеләр, татар теле укытучылары, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашты. Залда утыручыларга татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен торгызу, үстерү, телне саклау, милләтара мөнәсәбәтләр мәдәниятен ныгыту, мәктәпләрдә туган телләрне, шул исәптән татар теле , әдәбиятын укытуны, китапханәләрдә татар әдәбияты һәм китап укучы дигән чыгышлар тәкъдим ителде.
Чараны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Минзилә Вәлиева ачып, китапханәләрнең 2018 ел эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады. -Халыкның даими үсә баручы мәгълүмәти һәм рухи ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак кәнагатләндеру – район китапханәләре эшчәнлегенең төп максаты. Китапханәләр мәдәниятнең төп тармагы, алар тормышыбызны, рухи дөньябызны баету, ял итү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, матур чаралар үткәрү урыны булып тора. Безнең төп бурыч – китап белән халыкны белемле, әхлакъле итеп тәрбияләү. Район китапханәләреннән 20 меңнән артык китап укучы файдалана. Агымдагы елда фондларны тулыландыру өчен 300 меңгә якын акча бүленде. Әйләнә ел истәлекле даталарга бай мәгълүмәтле күргәзмәләр, китап укучылар белән әңгәмәләләр, язучылар белән очрашулар үткәрү, кешенең күңеленә ятышлы китапларны сайларга һәрвакыт ярдәм итү – китапханәчеләрнең төп бурычы булып тора. Татар телендә укучылар саны 11089. Шуларга 60 меңнән артык китап бирелгән. Ел буена 400 гә якын татар телендә басмалар белән фондларны тулыландырдык. Бүгенге чарада без районда татар телебезне саклап калу гореф –гадәтләрне үстерү, шул максаттан халык белән нинди эш алып барылуы турында сөйләшеп, алдагы планнарга да тукталып үтәбез,- диде Минзилә Тәлгат кызы.
Чараны Кушнаренко муниципаль районы җирле милли – мәдәни автономиясенең сәркәтибе Лилиә Әхтәмова дәвам итеп, агымдагы елда автономияның башкарылган эшләре турында сөйләде. Оештырылган чаралар татар халкының гореф-гадәтләрен торгызуга, үстерүгә, татар телен саклауга юнәлтелгән.
Район мәгариф бүлегенең туган телләр методисты Лилия Әхтәмова үзенең чыгышында районның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеларында туган телләрне, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятын укытуга, йолаларны өйрәнүгә, гореф-гадәтләрне, халык иҗатын саклап калуга зур игътибар бирелүен әйтте. Татар телендә олимпиада,конкурслар, туган телләр атналыгы рамкасында татар язучылары һәм шагыйрьләренә багышлап ачык дәресләр, класс сәгатьләре һәм башка бик күп чаралар уткәрелүен белдерде. Ел саен укучылар шагыйрә Фәндидә Харрасова җитәкчелегендә оештырылган “Каурый каләм” иҗат конкурсында татар телендә шигырьләр язып актив кына катнашалар.
Русия һәм Башкортостан Язучылар берлекләре әгъзасы, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының Кушнаренко районындагы бүлекчәсе рәисе Фәндидә Харрасова чыгыш ясап, бүлекчәнең 2018 елда башкарган эшләренә йомгак ясады. Ел буена шактый гына матур чаралар үткәрелгән. Мәсәлән, Иске Тукмаклы китапханәсендә “Әдәп төбе – күркәм гадәт” исеме астында түгәрәк өстәл, Султанай мәдәният йортында “Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте” - гаилә бәйрәме, Иске Камышлы мәдәният йортында “Гаилә – мине хазинәм” – гаилә бәйрәме, ак калфаклылар иҗаты. -Гаиләне, җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләрнең берсе - яшь буынны милли рухта, туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләү,- дип аксызыклап үтте шагыйрә. Оешма рәисе залда утыручы ак калфаклыларны оешманың алдагы елга планы белән таныштырды, фикер алышканнан соң 2019 ел планы тулысынча кабул ителде.- Төрле өлкәдә хезмәт итүче күркәм хатын-кызларыбызны җәлеп итеп, “Ак калфак”ның эшчәнлеген ныграк җәелдерергә тырышыйк, диде Фәндидә Туктаргали кызы.
Конференцияне дәвам итеп район китапханәсенең китап укучыларны хезмәтләндерү бүлегенең баш китапханәчесе Илүсә Әсмандиярова сүз алды һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. -Татар әдәбияты белән эшләү район китапханәләрендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә, бу максаттан халык арасында актив эш алып барыла. Татар халкы һәм әдәбияты белән эшләү буенча Чакмагыш район китапханәсе шушы тирә районнарның база китапханәсе булып тора, без ел саен анда отчет биреп торабыз. Эш күрсәткечләрен анализлап, халыкның татар әдәбиятына ихтыяҗы елдан-ел арта дип кыю рәвештә әйтергә була. Китап укучылар татар телендәге китапларны яратып, яңа әсәрләрне көтеп алып кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Соңгы биш елда татар телендәге китапларга тартылучылар күбәйде дип горурланып әйтә алабыз. Укучылар Зифа Кадыйрова, Галимҗан Гыйлманов, Фоат Садриев, Факил Сафин, Марат Кәбиров, Рифа Рахман, Гөл Мирһади, Гузел Яхина китапларын яратып укыйлар. Әдәби китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. Белем алуның иң яхшы юлы – әдәби китап уку, -диде баш китапханәче.
Иске Тукмаклы авылыннан килгән кунагыбыз - укытучы -ветеран Зилина Садретдинова буш вакытларында калфаклар тегәргә, чигәргә ярата. Күргәзмәгә берсен-берсе кабатламаган искиткеч матур эшләнгән калфаклар алып килде. Чара азагыда залдагыларга аларны ничек эшләве турында сөйләде. Калфак үрнәкләрен кәгазьгә төшерүдә кызының да ярдәмгә килүен, калфак тегүне зур теләк белән күңеле өчен башкарганын горурланып эйтте. Эшләгән калфакларын якыннарына, дусларына бүләк итә.Чынлап та, Зилина Габбас кызы теккән калфакларга сокланмый мөмкин түгел! Шундый талантлы ханымнар булганда милли мәдәниятебез сүнмәс!
Чара азагында барысы да уку залында оештырылган китап күргәзмәләре, яңа китаплар белән таныштылар. Якташыбыз, шагыйрә Ләйсән Якупованың күптән түгел генэ дөнья күргән “Ак дөньям” дип исемләнгән электрон китабын экранда карадылар .
Китап – белем чишмәсе дигән халык. Чыннан да китап биргән белемне бернәрсә дә алыштыра алмый. Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрылыклы булып калыйк дуслар. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урынын табыр.
Илүсә Әсмәндиярова, район китапханәсенең китап укучыларны хезмәтләндерү бүлегенең баш китапханәчесе