20.04.2024, 12:40
| RSS

Главная » 2016 » Январь » 12 » Стихи победителей конкурса доступны на нашем сайте!
09:43
Стихи победителей конкурса доступны на нашем сайте!

«Каурый каләм”конкурсына

 

Иске Кормаш авыл урта мәктәбе  укучыларының ижаты.

Җиһангиров  Руслан, 10 нчы сыйныф

Тәрәзәгә карап уйга чумган

Картәнигә текәп карыйм да,

Ниләр эзли икән ераклардан-

Балалары  бар да янында?

Тормыш авырлыгын бик күп күргән

Түзгән алар авыр язмышка.

Сугыш  михнәтләрен үткәргәннәр

Бик кечкенә  сабый чагында.

Сугыштан соң килгән сынулар да

Сындырмаган сабыр канатын.

Шул чорларны кичкән кеше генә

Аңлыйдыр ул  алар хәлатен.

Язмышларга сынмас картәнием,

Сагышларга  һич тә бирешмә,

Бик кадерле нурлы йөзкәеңә

Елмаюлар бигрәк килешә!

**************************************

“Ник көләсең ?”- диләр,

Ә мин һаман көләм.

Бу дөньяда кызык беткәнме?

Тормыш бирми гел без көткәнне...

Кайчагында ярлылыктан көләм,

Кайчагында көләм барлыктан.

Кайчагында унҗидесе тулган

Кызлар кебек көләм ярыктан...

Бу дөнь яның рәхимсезлегеннән

Ачысыннан һәм төчесеннән көләм.

Шулай көлә-көлә бу тормышта,

Уналтыдан унҗидемә киләм...

************************************************************

Башарова Рәзилә ,7 нче сыйныф

Сыйныфыбызда шук малай бар,

Исеме аның- Нияз.

Сөйли дә сөйли ул бушны-

Файдалы эше бик аз.

Ручкасын да, дәфтәрен дә

Гел онытып калдыра.

Күп сорап тормый кайчакны –

Дәресен дә “калдыра”.

Шулай алдап йөри торгач,

Торып калды класста.

Күчә алмый калды шулай

Икенче бер класска!

************************************************

Газизова Алия , 7 нче сыйныф

“Песи” дигән дустымны мин ,

Бигрәк нык якын күрәм.

Аның сәбәпләрен хәзер.

Сезгә дә сөйләп бирәм.

Аның кебек тугры дусны

Яратмый мөмкин түгел.

Кайда гына барсам да гел,

Уйлый шул аны күңел.

Һәркөн иртән тору белән,

 Битен юып куя ул.

Тәлинкәсен дә юмыйсың-

Ялт иттереп куя шул!

Үз кадерен яхшы белә:

Саф һавага да чыга.

Күбәләк белән куышып.

Күңелен күтәреп тора.

Күселәргә тынгы бирми,

Дошман бит ул аларга.

Тирә-якның бар күсесе

Куркып тора аңардан.

Ничек итеп яратмыйсың.

Шундый тугры дустыңны?

Матур, сабыр, акыллы ул.

Һич белмидер куркуны!

*******************************************

Кадыров Айрат  8 нче сыйныф укучысы

Күптән   көттек бу ярышны-

Әзерләндек бик озак.

“Грипп” дигән бик яман чир,

Корып куйган зур тозак.

Ярты мәктәп чирли хәзер.

Мине ул алдыралмый.

Спорт белән шөгыл ьләнәм-

Ул чирне алдый-алдый.

Сәламәт булыйк без дисәң-

Чаңгы белән дус бул син!

Иртәнге зарядканы да-

Вакытында ясыйсың.

Өйдә пешкән ризыкны да

Яратып ашыйм гелән.

Әни әзерләгән ашлар.

Файдалысы – мин беләм!

Сезне дә, дуслар, чакырам,

Дус булыйк без спорт белән.

“Грипп” дигән яман чир дә

Урап узармын дигән!

*********************************************

Закирова Чулпан , 9 нчы сыйныф укучысы

Туган  авылыма  кире кайттым,

Язмыш үзе шулай юрады.

Тәүге тәпи баскан эзләремнән,

Кабат-кабат тагын урадым.

Читтә йөрсәң генә белеп була,

Туган җиркәйләрнең кадерен.

Читтән кайта монда туганнар да,

Шунда булсын диеп, каберен.

****************************************************************

Корбанова Рина, 9 нчы сыйныф укучысы

Йөрәк сине сөймәсә дә,

Күңел тартыла бирде.

Никтер аны җибәрмичә,

Миндә гаеп юк диде.

Синең яннарыңа килдем,

Чәчәк бәйләме бирдем.

Шушы чәчәк бәйләмедәй,

Гел дә матур бул дидем.

Йөрәктә эше юк икән шул,

Бу күңел дигәненең.

Көндә эзләп чыга юлга

Каршына сөйгәненең.

***************************************************

Кадыйрова Нурия, 9 нчы сыйныф укучысы

Син әнием минем өчен,

Бу дөньяда бергенә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Синең бишек көен тыңлап.

Елауларым басылган.

Телем дә минем иң тәүдә

“Әни!”-диеп ачылган.

***************************

Мортазина Йолдыз, 8 нче сыйныф укучысы

Күңел очына, шатлана.

Әллә кая ашкына.

Уйлар белән дөнья гизәм

Күкнең җиде катына.

Нәрсә булды- һич аңламыйм.

Әллә гашыйк булдыммы?

Нур бөркеп торган күзләргә

Яшьләр юкка тулдымы?ү

Киңәш сорап  киләм әле.

Ак шәлле каеннарга.

Алар да башларын игән

Күмелгән кайгыларга.

Биектән нур чәчеп торган

Күк өйзенә бактым да,

Күптән борчыган сорауга

Шуннан җавап таптым ла:

Күңелнең ашкынулары

Язны көтүдәндер ул.

Кошлар белән килгән яздан

Өметләр итүдәндер!

*************************************************************

Ахунова Эльвина , 8 нче сыйныф

Һәрбер көнне иртә белән

Яхшылык чәчеп өйгә,

Иң-иң назлы сүзләр белән

Иркәли безне көн дә.

Аның җылы кочагына

Тизрәк керәсе килә

Дөньяның бар матур гөлен

Аңа бирәсем килә!

Иң авыр чакларда да

Әнием гел гел янымда,

Бар бала  да бәхетле шул,

Әниләр бар чагында!

*****************************************************

 

 

Категория: Новости центральной библиотеки | Просмотров: 975 | Добавил: Kush-Bibl | Рейтинг: 0.0/0
Госуслуги
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам
Билеты.Online
Читателям
Вход на сайт
Статистика