25.04.2024, 00:17
| RSS

Главная » 2018 » Февраль » 21 » Сагынабыз, юксынабыз сине, Атнабай…
15:56
Сагынабыз, юксынабыз сине, Атнабай…

Район китапханәсенең уку залында «Сагынабыз, юксынабыз сине,  Атнабай…»  исемле  Башкортостанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби – музыкаль кичә булды.

Бу көнне залга районыбызның иҗатчылары, китапханэчелэр, туган тел укытучылары, «Ак калфак»хатын-кызлар оешмасы , «Өмет» хатын-кызлар клубы эгъзалары  - җыр-моңга  гашыйк дусларыбыз җыелды.

Чара олы шагыйрьне  бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Кем иде ул Атнабай?Тәтешле районының Күрдем авылында туып-үскән. Күпне күргән, яшьли генә фани дөньялыкның ачысын-төчесен татыган. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әнгам әтисе урынына кала, 6 туганын аякка бастыра. Әнисенең уң кулы була һәм киңәшчесе дә. Сугыштан соңгы бөтен авырлыкларны да кичерә.  Казан педагогия институтында укыган, аннан туган Башкортостанына кайтып «Кызыл таң» гәзитендә һәм «Һәнәк» журналында  хезмәт сала, бер үк вакытта әдәби иҗат белән дә шөгыльләнеп, халык күңелен мәңгегә яуларлык шигырьләр , поэмалар, пьесалар, хикәя һәм роман кебек әсәрләр язган.  1958 елда беренче китабы «Йөрәк белән сөйләшү» исемле була.1960 нчы, 1970 нче елларда нәшер ителгән «Яшьлек белән очрашу», «Мин сиңа эндәшәм», «Йөрәгем юллары», «Еллардан җырлар кала»  кебек шигырь һәм поэма китаплары дөнья күрде. Әнгам Атнабаев «Халык шагыйре»дигән мактаулы  исемгә лаек булды.

Безнең өчен шунысы да куанычлы, Әнгам Атнабаевның тормыш иптәше Сәвия апа  Бакай авылыннан.  Алар 1951 елда өйләнешеп, 50 ел бергә гомер итәләр.  Сәвия апа бер истәлегендә мондый сүзләр яза: «Үзе исән чакта халык мәхәббәтен тоеп, теләгән сүзен әйтеп, данга күмелеп яшәде. Мин сөюем һәм сөюелем белән бәхетлемен. Шундый талант иясенең хатыны булып илле ел яшәвем белән горурланам. Безнең үткәннәр үкенечле түгел».

Ә. Атнабаев татар-башкорт дөньясында киң билгеле шәхес булды. Кешеләр белән аралашып, сөйләшеп  яшәде.

Русия һәм Башкортостан Язучылар берлекләре әгъзасы, районның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе , шагыйрә Фәндидә Харрасова  халык  шагыйренең иҗатына  байкау ясап, «Кызыл таң»  гәзитендә эшләгән вакытта Ә. Атнабаев белән аралашкандагы якты истәлекләре белән бүлешеп чараның эчтәлеген тагын да баетты.

Иҗат белән шөгыльләнүче, хезмәт ветераны Фәнисә Фәхретдинова Ә.Атнабаев белән  очрашканы булуын, аның шигырләренә халык шагыйренең баһа бирүен әйтеп, шагыйрьгә багышлап язган шигырь юлларын укып үтте.

Ә.Атнабаев бер-бер артлы халык күңеленә үтеп керерлек шигырьләр иҗат итте. Шуларның күп кенәсен 1 нче санлы Кушнаренко мәктәбе укучылары  яттан сөйләп кичәне тулыландырдылар.

Шагыйрь булып китү өчен илһам чишмәләре, илһам чыганагы кирәк. Шундыйларның берсе булып әнисе торган, шуңа күрә Әнгам Атнабаевнын  әниләр турында да шигырләре байтак. «Әни», «Әниемнең куллары» шигырләрен 2  класс укучысы Якупова Розалина һәм  7 класстан  Исмагилов Данил  укып ишеттерделәр

Шагыйрь үзенең туган телен бик яратты, сакларга өндәде. Үзе дә гел саф татарча сөйләште. Ә шигырьләрен укып җибәрсәң үзе бер тамаша инде! «Телләремә сүзләр бирдең» һәм «Горурлык» шигырьләрен Нияз Якупов (4 класс) һәм Сабина Арсланова (2 класс)  яттан сөйләделәр.

Әнгам Атнабаевның  «Соңгы хат» шигырен  10 класс укучысы Индира Муртазина, ә  «Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк» 9 нчы класс укучысы Алсу Фәтхелисламова  сөйләп ишеттерделәр.

Ә 4 класс укучылары Мустафина Ариана һәм Зарипова Элина  халык шагыйренең русчага тәрҗемә ителгән шигырләрен  тамашачыларга җиткерделәр.

Әнгам Атнабаевның  туган илебезне данлаган батыр турындагы «Салават белән сөйләшу» шигырен   әдәби нәфис сүз конкурслар лауреаты, хезмәт ветераны  Нәзирә Сахапованын сөйләве залда утыручыларның күңеленә хуш килде.

Халык яратып сөйләгән шигырьләрнең берсе  «Кара икмәк»не Рәсмәкәй авыл китапханәчесе Миләүшә Әхмәдиева оста итеп яттан сөйләде.

Февраль ае безгә ике  халык шагыйрен биргән. Күптән түгел без Башкортостанның халык шагыйре Назар Нәҗминең  100 еллыгын үткәрдек. Бүген шул уңайдан Әнгам Атнабаевның  «Назар Нәҗмигә» шигырен район советы депутаты, нәфис сүз остасы Ринат Каюмов бик матур итеп китап сөючеләргә ишеттерде.

 

Атнабайның халык егылып кабул иткән юмор һәм сатирысына да сокланмый мөмкин түгел. Башкортостанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Гыйлемхан Гәрәев  «Хөббенисә әтәче» н сөйләп  тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерде.

Атнабайның тагын бер шаян шигыре  «Көләм» дигәнен  6 класс укучысы  Азалия Гәндәлипова  яттан сөйләп шигърият сөючеләргә  җиткерде.

Ә. Атнабаев – халкыбызның иң яраткан мөкатдәс җыры-моңы.  Шагыйрьнең бик күп шигъри юлларына көй язылган, чөнки аның шигырләре укыганда ук көйгә салынып укыла. «Танып буе» һәм «Ялгыз миләш» җырларын 1 санлы мәктәп укучылары  Алия Хөсәенова (9 класс) һәм Миләүшә Шәйдуллина (5 класс) оста итеп башкардылар.

Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган җырларның яңгыравы залдагыларны бер дәртләндерде, бер уйландырды. «Сагынганда», «Җиз кыңгырау моңнары», «Мәхәббәт шаярмый»  җырларын район мәдәният хезмәткәрләре  Роза Сабурова , Илшат Арсланов, Гузелия Исламова  башкарып кичәгә  ямь өстәде.

Халык шагыйре сүзләренә  язылган җырларны «Дусларыңны онытма» хезмәт ветераны  Рәмилә Ибраһимова, «Туган җирем Кушнарен» Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Албина Шәрипова башкарып залда утыручыларны шатландырды.

Чара барышында җырчыларга залда утыручылар да кушылып җырлап рәхәтләнде.Ике сәгатъ буена барган әдәби – музыкаль кичәдә  жырчылар белән бергә баянда Фидрат Бикмөхәммәтов булды.

Чара азагында искә алу кичәсендә катнашучылар халык шагыйренең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  китап  күргәзмәләре белән  таныштылар, бергәләп фотога төштеләр.

Барлык чарада катнашучылар исеменнән  1 санлы мәктәпнең туган тел укытучыларына рәхмәтебезне белдерәбез

Әнгам Атнабаевның шигырләре халык  күңелендә  яшәде, бүген дә яши һәм киләчәктә дә яшәр әле.

 

Илүсә Әсмәндиярова, район китапханәсенең китап укучыларны хезмәтләндерү бүлеге өлкән китапханәчесе

Категория: Новости центральной библиотеки | Просмотров: 1062 | Добавил: Kush-Bibl | Рейтинг: 0.0/0
Госуслуги
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам
Билеты.Online
Читателям
Вход на сайт
Статистика